Халыкны газ белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында республика шәһәрләре һәм районнарында халыкны газлаштыру федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды. Җыелган ММЧ вәкилләре алдында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова чыгыш ясады.

Спикер сүзләренә караганда, 2019-2023 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газлаштыру буенча региональ программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.11.2021 ел, №1111 карары белән расланган. Татарстан Республикасында газлаштыру программасын башкаручы – «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖ.

Татарстан Республикасында газлаштыру чараларын финанслау чыганагы булып түбәндәгеләр тора:

1) соңгы кулланучылар өчен 2022 елга газны транспортлау тарифына 1 199,2 млн. сум күләмендә махсус өстәмә (2021 ел планына финанслау күләме үсеше - 209%, гражданнар акчаларын җәлеп итмичә, йорт хуҗаларын газлаштыру чараларын исәпкә алып, 568 128 мең сумга);

2) Бердәм газлаштыру операторы акчалары (федераль акчалар) – якынча 1 400 млн.сум.

2022 елга махсус өстәмә күләме Дәүләт комитетының 01.12.2021 ел, №407-3/г-2021 карары белән расланды һәм Татарстан Республикасының соңгы кулланучыларына газны транспортлау өчен уртача тарифның 32% өлешен тәшкил итә.

2022 елның 7 ноябренә «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ тарафыннан 2022 елда газ куллана торган җиһазларны тоташтыруга 759 млн.сум күләмендә тотылган фактик чыгымнар турында мәгълүмат бирелде, бу расланган планның 38% тәшкил итә.

2022 елның 23 сентябреннән 7 октябренә кадәрге чор өчен күрсәткечләр динамикасы:

- гражданнар тарафыннан бирелгән гаризалар саны – 20 595 (10,2% арткан),

- төзелгән шартнамәләр саны – 13 109 (15% арткан яки 1 742 шартнамәгә үсеш),

- җир кишәрлеге чикләренә кадәр газүткәргеч җиткерелгән – 7 548 йорт хуҗалыгы (33% арткан),

- 2297 йорт хуҗалыгына газ җибәрелгән (73% арткан), бу газ җибәрелгән йортлар санының 30% тәшкил итә.

Лилия Борисова ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта газлаштыру программасы чараларын тормышка ашыру буенча динамика куелган бурычларга ирешмәгән. Аерым муниципаль районнар буенча гражданнарны йорт хуҗалыкларына газ җибәрүгә әзерлеген тәэмин итүнең түбән активлыгы күзәтелә.

Кызыл зонада (24% кимрәк) түбәндәге районнар урнашкан: Арча, Чирмешән, Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә, Спас, Баулы, Аксубай, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Азнакай, Әгерҗе.

Кукмара муниципаль районында тоташтырылган йортлар өлешендә – 72%, Буа районында – 57%, Апас районында – 56%, Балтачта – 52%, Чүпрәледә – 50% уңай динамика күзәтелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бу юнәлештә актив эш алып бара. Әлеге темага чираттагы матбугат конференциясе ике атнадан соң булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International