Сергей Павлов «Казан милли ярыммарафоны»нда катнашты

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

9 октябрь көнендә Казанда быел соңгы мәртәбә «Казан милли ярыммарафоны» узды. Россиянең 260 шәһәреннән һәм 62 төбәгеннән 4500 спортчы үзләренең һөнәри осталыкларын һәм чыдамлылыгын күрсәтте.

«Казан милли ярыммарафоны» 3, 10 һәм 21.1 км дистанцияләрне, шулай ук спорт юнәлешләрен, волонтерлар йөгерешен һәм яшь җиңел атлетлар өчен традицион ярышлар — TIMERKIDS үз эченә алды.

Чарада танылган спортчылар: олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, TIMERMAN спорт чараларына нигез салучы Вадим Янгиров, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм башкалар катнашты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов коллегалары белән бергә 01:30:19 эчендә 21,1 км дистанциягә уңышлы йөгереш күрсәтте. Спорт чарасы тәмамлангач, аңа Катнашучы дипломы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International