Инвестицион программаларны карау буенча Экспертлар советы утырышы

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестиция программаларын һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны карап тикшерү буенча Экспертлар советы утырышы булды.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программалар проектлары белән «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ, «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ, «Восток-Энерго» ПКФ ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясады.

Дәүләт комитеты АҖ «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» проектын раслауга кабул итте. «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ һәм «Восток-Энерго» ПКФ ҖЧҖ проектларын карау Экспертлар советының чираттагы утырышына күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International