ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ карамагындагы җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте күрсәтүче җайга салынулы оешмаларны эреләндерү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә утырышы булды.
Очрашуда Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, аның урынбасарлары һәм структур бүлекчәләр башлыклары, «Таткоммунэнерго» вәкилләре катнашты.
Бүген производство берләшмәсе җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүче кайбер коммуналь предприятиеләрнең акционеры булып тора. Объектларны бер (юридик) затта берләштерү коммуналь хуҗалык объектларын этаплы һәм урынлы финанслау, реконструкцияләү һәм модернизацияләү максатларында тулаем керемне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә төп проблема – коммуналь инфраструктура объектлары кадастр исәбенә куелмаган. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.