Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә - җылылык энергиясенә, су чыгаруга тарифлар билгеләү, электр челтәрләренә, салкын су белән тәэмин итү системаларына, үзәкләштерелгән су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турындагы мәсьәләләрне карау.
Дәүләт комитетына карау өчен исәпләмә проектларын тапшыручы коммуналь комплекс предприятиеләре арасында - «Уют» МУП, «РСК» ҖЧҖ, «Сетевая компания» АҖ, «Водоканал» МУП, «Казэнерго» АҖ.