28 мартта Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ведомствоның җаваплы хезмәткәрләре иминлек техникасы, янгын куркынычсызлыгы һәм янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча инструктаж үткәрде. Технологик һәм электротехнологик җиһазларны эшләтү куркынычсызлыгы, Дәүләт комитеты урнашкан бинада сак-янгын сигнализациясе чараларының төзеклеге тикшерелде.
Кемерово шәһәрендә "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган янгын вакытында кешеләрнең фаҗигале рәвештә һәлак булуына борчылуын белдереп, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының зур кайгыларын уртаклаша, аларга көчле рух, сабырлык һәм зыян күргәннәрнең тиз арада тернәкләнүен тели.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге закончылыкка үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерацияcенең электр энергиясе оешмалары белән идарә итү һәм эффектив эшләү» II Бөтенроссия практик форумы
инвестиция программаларын эшләүгә карата таләпләр
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2018 елның 15 мартында 15.30 сәгатьтә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен «2019–2023 елларга җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суны чыгаруга һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар булдыруга карашлар» темасына видеоконференция рәвешендәге семинар-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2018 елның 15 мартында 15.30 сәгатьтә «2019–2023 елларга җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суны чыгаруга һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар булдыруга карашлар» темасына видеоконференция рәвешендәге семинар-киңәшмә була