ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «2019–2023 елларга җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суны чыгаруга һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар булдыруга карашлар» темасына семинар-киңәшмә узды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 мартында 15.30 сәгатьтә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен «2019–2023 елларга җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суны чыгаруга һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар булдыруга карашлар» темасына  видеоконференция рәвешендәге семинар-киңәшмә узды.

 

Чарада түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

- су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре;

- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары;

- җайга салына торган оешмаларның җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару инвестиция программаларын булдыру.

 

Семинарда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары, Татарстан Республикасының җайга салына торган оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International