Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. "Лениногорск җылылык челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушуга (технологик тоташтыруга) 2018 елга тарифларны билгеләү турында.

2. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63  нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган 63-09 күпкатлы торак йорт"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

3.  "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63  нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган 63-09 күпкатлы торак йорт"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

4. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63  нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган 63-10 күпкатлы торак йорт"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

5.  "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63  нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган 63-10 күпкатлы торак йорт"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

6. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суны чыгаруга тарифларны билгеләү турында (Чүпрәле м.р.:  "Перспектива" МУП, Казан шәһәре: «РСК» ҖЧҖ, Яңа Чишмә м.р.: "Яңа Чишмә ТКХ" МУП).

7. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International