Кемерово шәһәрендә "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган янгын вакытында кешеләрнең фаҗигале рәвештә һәлак булуына борчылуын белдереп, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының зур кайгыларын уртаклаша, аларга көчле рух, сабырлык һәм зыян күргәннәрнең тиз арада тернәкләнүен тели.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алды.