Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга "Теплоснабинвест" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифларны килештерү турында.

2. "ИнтегСтрой" җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыяте объектын –"Татарстан Республикасы, Казан ш., Идел буе районы, Оренбург тракты ур. адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 19773 кв.м булган җир кишәрлегендәге торак йортлар комплексы"н «Казэнерго» акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында. .

3. "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциягә карамаган оешмасы объектын – "63 нче микрорайон"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән  тәэмин итү үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү  турында.

4. "Комфортное жилье" Торак-төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында Яшьлек проспекты буенча тышкы челтәрләре булган, җәмәгатьчелек билгеләнешендәге урыннарны үз эченә алган урыннары булган күпкатлы 1 номерлы торак йорт"ны  «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү  турында.

5. «СМАРТ МЕДИА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Оренбург тракты урамындагы сәүдә үзәге"н Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

6. "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушуга (технологик тоташтыруга) тарифларны килештерү турында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International