Җайга салына торган оешмаларга.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Сезгә хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 5 маендагы 410 номерлы карары нигезендә 2019 елда һәм аннан соңгы елларда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасын раслауны һәм гамәлгә ашыруны планлаштыручы җайга салына торган оешма күрсәтелгән программа проектын федераль башкарма хакимият органы раслаган форма буенча 2018 елның 15 апреленә кадәр Дәүләт комитеты каравына юллый. Үзгәрешләр кертү проекты быелның 1 маена кадәр тәкъдим ителә.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасын эшләүгә карата таләпләр Дәүләт комитетының рәсми сайтында "Эшчәнлек" - "Тариф кампаниясе 2019" - "Җылылык энергиясенә" бүлегенә урнаштырылган.
Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру чыгымнарын 2019 елга эчәргә яраклы су һәм ташландык суны чыгару тарифларына кертүне планлаштыра торган су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы җайга салына торган оешмалар, җирле үзидарә органы белән килештергән инвестиция программасын килештерү өчен, аны алдан ук Дәүләт комитетына җибәрергә тиеш. 2019 елга эчәргә яраклы су һәм ташландык суны чыгару тарифларын билгеләү турында тәкъдимнәр кертү срогы - 2018 елның 1 маена кадәр.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәләрендә инвестиция программаларын эшләүгә карата таләпләр Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының рәсми сайтында "Эшчәнлек" - "Торак-коммуналь хуҗалык" - "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару" - "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә " инвестиция программасының тәкъдим ителә торган формасы" бүлегенә урнаштырылган.
Дәүләт комитеты шулай ук түбәндәге мәгълүмат җиткерә: инвестиция программаларын булдыруга җәмәгать контролен тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 28 февралендәге ПУ-234 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты каршында Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьләләре буенча тармакара кулланучылар советы төзелгән. Шулай итеп, инвестиция программасы проектының бер нөсхәсе җайга салына торган оешма тарафыннан Дәүләт комитетына тапшырылганда Тармакара советка да тапшырыла".
Өстәмә буларак, Дәүләт комитеты хәбәр итә: 115-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясы нигезендә концессионер эшчәнлекне гамәлгә ашырганда хезмәт күрсәтүләр җайга салына торган бәяләр (тарифлар) буенча башкарылса, концессион килешүнең гамәлдә булу срогы дәвамында төзелә һәм (яки) реконструкцияләнә торган объектлар исемлеге, бу объектларны төзү һәм (яки) реконструкцияләү өчен җәлеп ителә торган инвестицияләрнең күләмнәре һәм чыганаклары концессионерның бәяләрне (тарифларны) җайга салу өлкәсенә караган Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программаларына ярашлы рәвештә билгеләнә.
Шулай итеп, концессион килешү төзелгәннән соң, конкурста җиңгән оешма җайга салына торган өлкәгә караган инвестиция программасын, югарыда күрсәтелгән срокларны исәпкә алып, аны расларга вәкаләте булган башкарма хакимият органына карау өчен юллый.