2021 елдан башлап каты коммуналь калдыкларны урнаштыру һәм эшкәртү объектларына карата яңа бердәм таләпләр, каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен түләү исәпләүнең яңа кагыйдәләре һәм экологик хисапның яңа формалары гамәлгә керде.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча «2021 елның I кварталы йомгаклары буенча ягулыкның фактта барлыкка килгән бәяләре һәм куллану күләмнәре турында мәгълүмат» хисап формасын 2021 елның 26 маена кадәр яңа WARM.TOPL.Q1.2021.EIAS форматында тутырырга кирәк. Веб-хисапны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://web.eias.ru/form/2119141087.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышында бәйрәм көннәрендә төбәк операторларының эше турында фикер алыштылар.
Норматив хокукый актларны актуальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты элек кабул ителгән аерым норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип таныды.
2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына гражданнардан 315 мөрәҗәгать алынды, алар арасында 268 мөрәҗәгать Дәүләт комитетының «кайнар линия»сенә килгән, 33 мөрәҗәгать – язмача, 7 мөрәҗәгать – Интернет-кабул итү системасы аша, 7 мөрәҗәгать гражданнарны кабул итү барышында кабул ителгән.
Җиңү көне – һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без халкыбызның нинди бөек һәм куәтле булуын тоябыз. Явыз сынауларны батырларча, куркусызлык, Ватанга мәхәббәт белән җиңеп чыккан, ә геройларча башкарылган хезмәт илебездә күп буыннарның әхлак тәрбиясендә нигез булды.
2021 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты.
Акция кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы территориясендә Акинская Аланы торак пункты янында агач утыртуда катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү геройлары турындагы хикәяләр бастыруны дәвам итәбез. Фотода Алексеев Григорий Федорович – Дәүләт комитеты хезмәткәре Ксения Дмитриеваның бабасы.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, традиция буенча, шәһәрнең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Тимофеев Николай Федорович (06.12.1921-18.05.1989) – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровнаның бабасы.