Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән тәбрик итәбез!

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Җиңү көне – һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без халкыбызның нинди бөек һәм куәтле булуын тоябыз. Явыз сынауларны батырларча, куркусызлык, Ватанга мәхәббәт белән җиңеп чыккан, ә геройларча башкарылган хезмәт илебездә күп буыннарның әхлак тәрбиясендә нигез булды.

Бөек Ватан сугышыннан гасырларга сузылган эз калды. Сугышкан кешеләргә без чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, алар белән горурланабыз һәм мәңге хәтер саклыйбыз. Кеше тормышы безнең үзгәрүчән һәм даими булмаган дөньяда иң зур кыйммәткә әйләнсен иде. Тирә-юньдә тынычлык, татулык, дуслык, бердәмлек булсын, сугышлар, югалтулар һәм күз яшьләре булмасын.

Бүген өстебездәге чиста күк йөзе, аяз көннәребез һәм тыныч җиребез өчен тырышлык керткән һәркемгә дан-хөрмәт белдерәбез.

 Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International