Каты коммуналь калдыклар буенча штаб республика операторларына һәм ҖҮИ органнарына чүп чыгару эшен көчәйтергә тәкъдим итте

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышында бәйрәм көннәрендә төбәк операторларының эше турында фикер алыштылар.

«Халык контроле» Татарстан дәүләт мәгълүмат системасына алынган мөрәҗәгатьләргә ясалган анализ янә Казанда һәм Татарстан Республикасының Лаеш районында чүп-чарны вакытында чыгаруда катлаулы вәзгыять булуын күрсәткән.

Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, республиканың Спас районында яшәүчеләр дә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать түгел.

Агымдагы елның 1 маеннан башлап «Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторлары тарафыннан чүп чыгару мәсьәләсе буенча «Халык контроле» ТР ДМС системасына гражданнардан барлыгы 83 белдерү җибәрелгән, аларның 45е хәл ителгән, 30ы – эштә, 8е буенча эшләр планлаштырылган.

Ай башыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча мөрәҗәгатьләр саны:

Казан шәһәре буенча – 37 мөрәҗәгать; 

Лаеш районы буенча – 12 мөрәҗәгать;

Әлмәт районы буенча – 8 мөрәҗәгать;

 Яр Чаллы шәһәре буенча – 5 мөрәҗәгать;

Спас районы буенча – 4 мөрәҗәгать.

Каты коммуналь калдыклар буенча штаб республиканың төбәк операторларына һәм җирле үзидарә органнарына чүп чыгару эшен тизләтергә киңәш итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International