Норматив хокукый актларны актуальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты элек кабул ителгән аерым норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип таныды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танылды:
«Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан Казан шәһәре территориясендә урнашкан причалны бирү буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 10.06.2016 ел, № 7-9/т;
«Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан «Борынгы Болгар шәһәре» туристлык причалын бирү буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 10.06.2016 № 7-10/т;
«Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан Алабуга шәһәре территориясендә урнашкан причалны бирү буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 24.06.2016 № 7-11/т;
«Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан «Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан причалны бирү буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 03.11.2016 № 7-16/т;
«Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә даими рәвештә пассажирлар йөртү муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 23.12.2016 № 7-21/т.