Матбугат өчен мәгълүмат Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга хисап формасын яңа WARM.TOPL.Q1.2021.EIAS форматында тутырырга кирәк

2021 елның 14 мае, җомга

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларга 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча «2021 елның I кварталы йомгаклары буенча ягулыкның фактта барлыкка килгән бәяләре һәм куллану күләмнәре турында мәгълүмат» хисап формасын 2021 елның 26 маена кадәр яңа WARM.TOPL.Q1.2021.EIAS форматында тутырырга кирәк. Веб-хисапны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://web.eias.ru/form/2119141087.

Форма теләсә кайсы веб-браузерда, Internet Explorer тыш, теләсә кайсы операцияләр системасында бар.  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Яндекс.Браузердан файдаланырга киңәш тәкъдим итә, аның турындагы белешмәләр электрон санау машиналары өчен Россия программаларының бердәм реестрына һәм белешмәләр базаларына кертелгән.

Әлеге хисапны тутыру буенча аңлатма Дәүләт комитеты сайтында «Документлар» - «Җайга салынулы оешмаларга» - «Электр һәм җылылык энергетикасы» - «Мәгълүмат хатлары» бүлегендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International