ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

2021 елның 7 мае, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, традиция буенча, шәһәрнең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Чарада ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Моннан тыш, Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Хәтер Галереясе оештырылды, анда ведомство хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен һәм тарихларын урнаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International