2021 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Нурлат муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
Кабул итү барышында район халкы каты коммуналь калдыклар өлкәсендә күпфатирлы йортта һәм индивидуаль торакта яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү процессы буенча мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, күпфатирлы йортта гомуми файдалану урыннарын карап тоту буенча хезмәт күрсәтүгә бәйле сорау да җиткерелде.
Барлык мөрәҗәгатьләргә дә тиешле аңлатмалар бирелде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне Комитетның Интернет-кабул итү системасы аша, шулай ук 8 (843) 2218-200 «кайнар линия» телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр шулай ук еш бирелә торган сораулар һәм аларга актуаль җаваплар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында «Гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү» бүлегендә таныша ала.