Ялтада Бөтенроссия тариф конференциясе бара

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 12-14 октябрендә Ялтада Россиядә озак сроклы тарифларны җайга салу концепциясе мәсьәләсенә багышланган Бөтенроссия тариф конференциясе уза.

«Россети» ГАҖ генераль директоры,  Идарә рәисе А.В.Рюмин докладында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән, шулай ук «Россети» ГАҖ катнашында берләштерелгән тариф зоналары булдыруга багышланган  уртак эшчәнлеккә башлангыч йомгак ясалды.

Быел озак сроклы чорга җайга салынулы оешмалар өчен тариф билгеләү механизмнарын кертү концепциясен раслау мөһим вакыйга булды.

Документ тарифларны җайга салуны камилләштерү һәм тарифларны дәүләти җайга салу системасын үстерүнең бердәм механизмнарын һәм принципларын кертүнең төп юнәлешләрен билгеләде.  Оешмаларга өстәмә табышны саклап калуны гарантияләүче хокукый механизмнар булдыру җайга салынулы оешмаларның инфраструктурага инвестиция акчаларын янга калдыруга ярдәм итәчәк.

Шулай ук быел 2035 елга кадәр Россия Федерациясенең Энергетика стратегияләрен тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды, анда тарифларны җайга салу өлкәсендә өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнде: аралаш субсидияләүне киметү һәм технологик тоташтыру өчен түләүне камилләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International