Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Нурлат муниципаль районына эш сәфәре барышында җылылык белән тәэмин итү объекты – «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, су белән тәэмин итү объекты – «Промочистка» ҖЧҖ булды һәм әлеге предприятиеләрдә автоматлаштырылган идарә итү системасы белән танышты.
Җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү системаларын контрольдә тоту процессларын автоматлаштыру район халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү оешмаларының эш торышына уңай йогынты ясый.