ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2022 ел
шимбә

2015 елның 19 ноябрендәге УП-1111 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021 елда һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасындагы дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт хезмәткәре билгеләнде. Алар арасында безнең хезмәттәшебез су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары Казачкина Наталья Александровна да бар.


1
апрель, 2022 ел
җомга

 

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 26 төбәк, шул исәптән Пермь крае, Түбән Новгород, Төмән, Свердловск, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы вәкилләре белән инфраструктура бюджеты кредитларын кулланып гамәлгә ашырыла торган инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. 500 млрд. сум күләмендәге инфраструктура бюджеты кредиты акчалары 699 инженерлык, социаль, транспорт инфраструктурасы объектына юнәлдереләчәк.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында Чистай-Казан автобусында йөрү бәясе турындагы мәгълүмат чыгу сәбәпле, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлатма бирә.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салына торган түбәндәге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде:

РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте база һәм система барлыкка китерүче тармакларга ярдәм итү өчен, кулланучыларга тариф тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында эшләнә торган чаралар күрә, шул ук вакытта җайга салына торган компанияләргә йогынты ясауның туры килердәй коралларын формалаштыра.  

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмати аналитик система аша җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларының 2023 елга бәяләрне (тарифларын) билгеләү (корректировкалау) турында тәкъдимнәрен бирү буенча бердәм форма җибәрде (CALC.WARM.TARIFF(v3.0.1).


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карап тикшерү буенча Штабның чираттагы утырышы булды, анда Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да катнашты.

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм РФ Федераль Җыеныныж Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләсе буенча Иҗтимагый кабул итү бүлеге аккаунтында үткән  (https//vk.com/erpomogaet16) онлайн-трансляциядә катнашты. Шулай ук алар читтән торып гражданнарны да кабул итте.

2023 елдан башлап эшкәртелгән калдыклардан товарлар җитештерүче компанияләр һәм шәхси эшкуарлар дәүләт ярдәменә ия була ала. Моның өчен экология буенча бюджетка җыелган акчаның бер өлеше юнәлдереләчәк.

2022 елның 30 мартында Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстанга эш визиты белән киләчәк. Татарстанда М. Топилин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының төбәк операторлары белән хезмәттәшлек Штабы эшендә катнашачак, шулай ук «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча турыдан-туры трансляция уздырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International