Муниципалитетара маршрутларда пассажирларны йөртүгә бәя куюны җайга салу тәртибе турында аңлатма

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында Чистай-Казан автобусында йөрү бәясе турындагы мәгълүмат чыгу сәбәпле, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлатма бирә.

«Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, пассажирларны җайга салынмый торган тарифлар буенча даими рәвештә йөртү һәм җайга салына торган тарифлар буенча даими рәвештә йөртү дигән төшенчәләр кертелде. Реестр буенча республиканың муниципалитетара маршрутлары пассажирларны йөртү буенча җайга салынмый торган тарифлар төркеменә кертелгән. Ә пассажирларны җайга салынмый торган тарифлар буенча даими рәвештә йөртүче муниципалитетара маршрутларда тарифларны йөртүче үзе билгеләү хокукына ия. Шуңа күрә тулы мәгълүмат кирәк булса, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Җайга салына торган тарифлар мәсьәләсе буенча гражданнар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында күрсәтелгән кайнар линия телефонына шалтырата ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International