Төбәкләр үсешенә инфраструктура бюджеты кредитлары ярдәм итәчәк

2022 елның 1 апреле, җомга

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 26 төбәк, шул исәптән Пермь крае, Түбән Новгород, Төмән, Свердловск, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы вәкилләре белән инфраструктура бюджеты кредитларын кулланып гамәлгә ашырыла торган инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. 500 млрд. сум күләмендәге инфраструктура бюджеты кредиты акчалары 699 инженерлык, социаль, транспорт инфраструктурасы объектына юнәлдереләчәк.

«Инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт кризиска каршы эшләгән барлык чараларны кулланырга кирәк, аерым алганда, үзебезнең җиһаз аналогларыннан файдаланырга, төбәк дәрәҗәсендәге административ каршылыкларны киметергә, тәэмин итеп торучыларны сайлаганда, бәйге процедураларын гадиләштерү өстендә эшләргә һәм куркынычны киметү һәм проектларны вакытында тапшыру максатыннан, шартларны оптимальләштерү өчен башка чаралар күрергә кирәк», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Александр Ломакин.

Акча бүленеп бирелгән Россия Федерациясе субъектларындагы төбәкләргә бюджет кредитлары акчаларын тотуны тизләтергә куштылар. Шулай ук әлеге акчалар проект-тикшеренү эшләренә, төзелеш-монтаж эшләренә сарыф ителә, инженерлык челтәрләренә техник тоташтыру һәм җәмәгать транспорты белән тәэмин итү буенча чараларга тотыла ала.

Шулай ук элек хупланган инфраструктура проектларына анализ ясарга һәм кирәк булган очракта, инфраструктура проектына үзгәрешләр кертү яки аны алыштыру турындагы мөрәҗәгатьне РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына җибәрергә кирәк. Сатып алырга планлаштырылган транспорт чараларының кыйммәтләнүенә һәм төзелгән контрактларның өзелү мөмкинлегенә аерым игътибар бирергә кирәк.

2022 елда эшләр башкару өчен акча планлаштырылган вакыттан алдарак кирәк булганда һәм бюджет кредиты акчалары касса аша алынганда, быелгы финанслауны планлаштыруга төзәтмәләр кертү турындагы мәсьәләне карау өчен РФ Финанслар министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Белешмә:

Инфраструктура бюджеты кредитлары «Инфраструктура менюсы» федераль проектының төп алты күрсәткече исемлегенә кертелә. Ул инфраструктура облигацияләре, бюджет кредитларын реструктуризацияләү, Милли Байлык Фонды акчаларын Торак-коммуналь хуҗалык фондына бирү, ВЭБ.РФның шәһәр инфраструктурасы өчен кредитлар бирүе, 2021 елга контрактларны озак сроклы вакытка үтәү буенча процент ставкасын субсидияләү белән бер рәттә карала. «Инфраструктура менюсы»нда төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итә торган икътисади нәтиҗәгә һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга күбесенчә кире кайтарылган акчаларны юнәлдерергә мөмкинлек бирә торган кораллар җыелмасы бар. 2022-2025 елларда федераль проектны гамәлгә ашыру өчен 2 трлн. сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Чыганак: https://www.minstroyrf.gov.ru/press/infrastrukturnye-byudzhetnye-kredity-pomogut-razvitiyu-regionov-/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International