Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Менделеевск районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белән берлектә узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнар өчен «кайнар линия» эшли башлады. Халыктан шалтыратуларны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары кабул итәчәк.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» дәип аталган III Республика бәйгесенә гаризалар кабул итә башлый.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш сәфәребелән Мамадыш районында булып кайтты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында газга тоташтыру программасын гамәлгә ашыру белән танышты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте.
Бүген Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә!
Журналистлар җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хезмәттәшләребез, бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу темасын яктыртуда хезмәттәшлек итүегез һәм моңа җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә сезгә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, һөнәри үсеш юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме җайга салына торган оешма программасы объектлары буенча урынга чыгып тикшерүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә җайга салучы орган 1 нче Казан җылылык-электр станциясе һәм 2 нче Казан җылылык-электр станциясендәге «Татэнерго» АҖ инвестиция чараларының 2021-2022 еллардагы үтәлешен тикшерде.
2022 елның 24 апрелендәТатарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев Татарстанның Менделеевск муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итә. Муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты кабул ителүчеләрне алдан терки.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Районда ул бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарны урында кабул итте, «Сабинское МПП ЖКХ» АҖ, «Шеморданское МПП ЖКХ» АҖ кебек җайга салына торган оешма объектларын һәм газга тоташтыру объектларын карап чыкты.
Моннан тыш, райондагы сәфәре вакытында, С.В. Павлов Шәмәрдән лицеенда укучылар өчен «Цифр дәресе» дә үткәрде.