ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты атналыгының төп вакыйгалары һәм карарлары – дайджестта:


2
сентябрь, 2023 ел
шимбә

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда коррупциягә каршы тору программасын үтәүгә йомгак ясалды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» III Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам иттерәбез.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Белем көнендә Казан шәһәренең Яңа Савин районында Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбендә булды, 6 нчы сыйныф укучылары өчен лекция укыды, лидерлык сыйфатлары, аларның үсеше, планлаштыру осталыгы һәм куелган максатларга ирешү турында белемнәре белән уртаклашты. 

«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 11 яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак, шуларның 8е «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. «Мәгариф» илкүләм проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм, беренче чиратта, талантларның үз урынын табу һәм аларны үстерү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Видеоконференцэлемтә режимында узган эшче тариф комиссиясендә «ТГК-16» АҖ, «Волжанка» МУП һәм «Менделеевск муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» МУП өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектлары каралды.

5 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булачак, аның барышында Балык бистәсе, Ленин урамы, 48 адресы буенча гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International