Иртәгә 1 сентябрь – Белем көне. Россиядә меңләгән укучы матур киенеп, парта артына утырачак һәм алар өчен яңа уку елы башланачак.
Татарстан Республикасында 11 яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак, шуларның 8е «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. «Мәгариф» илкүләм проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм, беренче чиратта, талантларның үз урынын табу һәм аларны үстерү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
«Мәгариф» илкүләм проекты – ул:
- заманча җиһазлар белән мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр, өстәмә белем бирү үзәкләре;
- заманча белем бирү программалары;
- югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы булган педагоглар;
- балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кирәкле психологик-педагогик һәм методик ярдәм алучы ата-аналар;
- иҗади кызыксынуларын һәм сәләтләрен канәгатьләндерү, һөнәри юнәлеш бирү өчен шартлар белән тәэмин ителгән балалар;
- профессиональ һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашучы иҗади яшьләр.
Татарстан Республикасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты буенча IT-технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен «Алабуга Политех»та IT-куб белем бирү киңлекләре булдырылган. Проект ярдәмендә лекторийлар җиһазландырылган, аларда робототехника, виртуаль чынбарлык, зур мәгълүмат белән эшләү, цифрлы куркынычсызлык, веб-дизайн эшләүгә өйрәтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V Юбилей фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар һәм кунаклар «Алабуга Политех» белем бирү үзәгендә булдылар. Эшлекле программа «Алабуга» махсус икътисадый зонасына баруны, ККК эшкәртү объектлары белән танышуны, шулай ук «Алабуга Политех»ка баруны һәм учреждение эшчәнлеге белән танышуны, теоретик һәм практик дәресләр өчен биналарны карауны үз эченә алды.
Тулырак: Сайт
https://kt.tatarstan.ru/index.htm/news/2227146.htm
Телеграмм