ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда коррупциягә каршы тору программасын үтәүгә йомгак ясалды.
Дәүләт комитетының финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге башлыгы Клара Сафиуллина норматив-хокукый актларны дөрес төзүнең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан гамәлдәге законнарда каралган тыюларны һәм чикләүләрне үтәү кирәклегенә аерым игътибар бирелә.
Коррупциягә каршы чаралар ведомствода ай саен үткәрелә, ә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы тору өчен җаваплы белгечләр даими рәвештә укыту уза.