Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек күрсәтүче түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде:
«Казэнерго» АҖ, «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ, «Бөгелмә ҖЧП» АҖ.
«Казэнерго» АҖ – Казан шәһәренең иң эре оешмаларының берсе. Предприятие 125 котельныйны һәм 349,6 км озынлыктагы җылылык челтәрен файдалана. Төп кулланучы – халык.
«Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Абделхаков үзенең чыгышын 2022 елда инвестиция программасын үтәү турындагы докладтан башлады, ул җылылык челтәрләрен, котельныйларны реконструкцияләү, химик су чистарту җайланмаларын монтажлау һ.б. буенча 7 чараны үтәүне күздә тоткан. Чаралар үтәлгән. Экспертлар советы әгъзалары оешма билгеләнгән срокта төзәтергә тиешле искәрмәләрне әйттеләр.
2024 елга инвестиция программасы проекты 5 чараны күздә тота: җылылык челтәрләрен, котельный биналарын, котельныйларны, төтен торбалары биналарын реконструкцияләү, котельныйларда һәм үзәк җылылык пунктларында җиһазлар урнаштыру. Инвестиция программасын үтәү тариф үсешенә йогынты ясамаячак, чөнки финанс чыганаклары булып амортизация һәм территорияләрне үстерү фонды акчалары тора. Нәтиҗәдә, табигый газны җылылык энергиясенә ягулык куллануны киметүдән экономияләүгә ирешеләчәк. Экспертлар советы әгъзалары проектка карата искәрмәләрне әйттеләр, аларны бетерүне исәпкә алып, проект Дәүләт комитеты тарафыннан раслауга кабул ителәчәк.
«Альтехносервис» ҖЧҖ вәкиле Ольга Чернова оешманың 2024-2035 елларга инвестиция программасы проекты белән чыгыш ясады, ул Әлмәт шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә, 1 котельныйны һәм 1,3 км җылылык челтәрен файдалана. Планлаштырылган: җылылык челтәренең бер өлешен реконструкцияләү, насосларны, пластинкалы алмаштыргычларны, газ горелкаларын техник яктан яңадан коралландыру. Чараны финанслау чыганаклары – амортизация һәм табыш. «Альтехносервис» ҖЧҖ инвестиция программасы проекты Экспертлар советы әгъзаларының искәрмәләре белән бәйле рәвештә эшләп бетерүгә юнәлдерелде.
«Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ Түбән Кама шәһәрендә эшчәнлек алып бара, 1,2 мең км челтәр, 95 үзәк җылылык пункты һәм 11 канализация-насос станциясе файдаланыла. Предприятиенең 2024-2026 елларга инвестиция программасы проекты җылылык челтәре участокларын реконструкцияләүне күздә тота. Аларны гамәлгә ашыру җылылык чыганагында югалтуларны киметергә һәм авария хәлләренең килеп чыгуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Финанслау чыганагы – амортизация. Инвестиция программасы проекты шулай ук Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан эшләп бетерүгә юнәлдерелде.
Ахырда «Бөгелмә ҖЧП» АҖ инвестиция программасы проекты генераль директор Рафаил Баһаветдинов тарафыннан тәкъдим ителде. Эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Бөгелмә шәһәренең бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы 33 котельныйны, 19 үзәк җылылык пунктын, 154 км җылылык челтәрен файдалана. Төп кулланучылар булып халык (71%) һәм бюджет оешмалары (19,5%) тора.
2024 елга инвестиция программасы проекты белән җылылык белән тәэмин итүнең магистраль челтәрләре участогын реконструкцияләү һәм 17 үзәк җылылык пунктында җылылык энергиясен исәпкә алу узелларын урнаштыру планлаштырылган. Чараларны гамәлгә ашыру тарифка йогынты ясамаячак, акча чыганагы булып амортизация тора. Көтелгән нәтиҗә – җылылык югалтуны киметү. Проект Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан раслауга тәкъдим ителде.
Киләсе утырыш 2023 елның 7 сентябрендә узачак.