ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Белем көнендә Казан шәһәренең Яңа Савин районында Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбендә булды, 6 нчы сыйныф укучылары өчен лекция укыды, лидерлык сыйфатлары, аларның үсеше, планлаштыру осталыгы һәм куелган максатларга ирешү турында белемнәре белән уртаклашты. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гражданнар өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теркәлүнең өстенлекләре һәм электрон хезмәтләр алу мөмкинлекләре турында сөйләде:
- Пушкин картасы
- Мөмкинлекләр навигаторы
- Киләчәк коды
- Санлы һөнәрләр
- БДИ нәтиҗәләре
- Көллияткә керү
- Югары уку йортына керү
«Белем» җәмгыятенең төбәк бүлекчәләре Россия Федерациясенең 89 субъектында – республикаларда, төбәкләрдә һәм өлкәләрдә эшли.
«Үз белемең белән уртаклаш» акциясе – илебезнең төрле мәдәни һәм мәгариф мәйданчыкларында фән, экология, медиа, технологияләр, сәнгать, волонтерлык, спорт һәм башка юнәлешләр буенча белемнәр белән уртаклашуның уникаль мөмкинлеге.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты барлык балаларны Белем көне һәм уку елы башлануы белән котлый, яхшы һәм мавыктыргыч укулар тели!