ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2023 елның 1 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

- «Әгерҗе муниципаль районы төзелеш идарәсе» МУП тарафыннан  кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында»;

- «2023 елга «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында» 2022 елның 17 ноябрендәге 529-91/тэ-2022 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының үз көчен югалтуын тану хакында»;

- «Әгерҗе муниципаль районы төзелеш идарәсе» МУП өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында»;

- җайга салына торган эшчәнлекне туктатуга бәйле рәвештә «2023 елга «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ өчен кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләү турында»;

- «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы өчен агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында».

- «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2019 елның 7 июнендәге 7-1/т номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә даими маршрутлар буенча автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифлар билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында»;

- «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.09.2022 № 619/2022 карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга, гражданнарның торак ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында булдырылган идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак, торак-төзелеш яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларына сатыла торган каты ягулык, көнкүреш миченә ягулык өчен  максималь бәяләрне (тарифлар) исәпләү һәм билгеләү буенча методик күрсәтмәләргә үзгәрешләр кертү хакында»;

- «Уңайлы торак» торак-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ объектын «Чаллы шәһәренең 66 микрорайонындагы аз катлы күпфатирлы торак комплексын «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында»;

- «Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты объекты – «Зеленодольск шәһәренең Паратская-Рогачев урамындагы торак булмаган биналары булган 161 фатирлы йорт» «Зеленодольск шәһәренең Паратская-Рогачев урамындагы 80 фатирлы торак йорт» ны «ЗВКС» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International