ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 26 сентябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Баулы муниципаль районында булачак, аның барышында Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 20 йорт адресы буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла.

 

«Проблемы экономики и юридической практики» журналында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм аның беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина әзерләгән мәкалә басылып чыкты. Фәнни материал «Судебные новеллы и коллизии в тарифном законодательстве» исеме белән бирелгән.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Александр Груничев Kazan Digital Week-2023 халыкара форумында һәм DigitalSkills-2023 Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында катнашты, ул Казанда 20-23 сентябрьдә онлайн һәм офлайн форматларда уза.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Дәүләт комитеты тарафыннан 2023 елның 4 кварталына Идарә эше планы расланды. 2024 елга тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карау график нигезендә гамәлгә ашырылачак.

Александр Груничевның эшлекле сәфәре җайга салынулы оешмаларның объектларына барудан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гайсин белән берлектә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе «Алексеевскводоканал» ААҖ һәм «Полигон» ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар.

2023 елда социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурсның гаризалар кампаниясе срогы 20 сентябрьгә кадәр озайтылды.

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе белән килешү буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә карата заманча алымнар» программасы үтә.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Лариса Хәбибуллина «Казанские ведомости» газетасы журналисты Дмитрий Смирнов сорауларына җавап бирде. Интервьюның төп темасы: җәмәгать транспортын арзанлы һәм отышлы итеп ясап буламы?

Кичә Казанда түрәләрне Татарстан Республикасының иҗтимагый әһәмиятле инфраструктурасын үстерү өчен дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарына өйрәтү буенча программа үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International