Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
2023 елның 26 сентябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Баулы муниципаль районында булачак, аның барышында Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 20 йорт адресы буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла.
Баулы муниципаль районы башкарма комитетында (85569) 6-07-00 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843) 221-82-51, 221-82-52 телефоны буенча кабул итүгә язылып өлгерегез.