«Яшьләр торак конкурсы – 2023»

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

2023 елда социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурсның (алга таба - Конкурс)  гаризалар кампаниясе срогы 20 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан яшь белгечләргә ярдәм итү һәм аларны беркетү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (шул исәптән гаилә кормаган) Россиянең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнары катнаша ала.

Конкурста  түбәндәгеләр катнаша ала:

башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;

ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;

студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;

яшь галимнәр һәм укытучылар;

сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.

Мөрәҗәгать итүченең Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген ала (28,5 елга кадәр еллык 7% белән, беренче кертем 10%, чистага эшләнгән торакның кв. метрының ташламалы бәясе).

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, конкурста катнашу шартлары, сайлап алу критерийлары һәм катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге турында тулырак итеп 2023 елның 27 июнендә #ЖильёМолодымРТ туры эфиры язмасыннан белергә мөмкин, әлеге сылтама буенча:   https://vk.com/video-71695567_456240170 («Яшьләр торак конкурсы» темасы турында язманың 1 сәгать 35 минутыннан соң әйтелә).

Күбрәк мәгълүмат алу өчен белешмәләр: ВКонтакте битендә  https://vk.com/mol_ipoteka, e-mail mol_ipoteka@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International