КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе белән килешү буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары өчен «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә карата заманча алымнар» программасы үтә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре программа кысаларында түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева һәм инвестицион программалар бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова «Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләләре. Объектларны рәсмиләштерү, аларны гарантияле тәэмин итүчеләргә арендага (концессиягә) тапшыру, халык өчен тарифны раслау» темасына лекция уздырдылар.
Лекция җанлы дискуссия форматында узды, тыңлаучылар актив рәвештә кире элемтә белән уртаклаштылар, темаларны тикшерделәр, спикерларга төгәлләүче сораулар бирделәр.
Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә программаны гамәлгә ашыру чоры 2023 елның 18 сентябреннән 1 декабренә кадәр узачак.