«Проблемы экономики и юридической практики» журналында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм аның беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина әзерләгән мәкалә басылып чыкты. Фәнни материал «Судебные новеллы и коллизии в тарифном законодательстве» исеме белән бирелгән.
Мәкаләдә тарифлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә уңай һәм тискәре суд практикасы мисаллары җентекләп өйрәнелә. Тарифларны җайга салу буенча карарлар кабул иткәндә төрле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә закон актларын куллану мәсьәләләре анализлана.
Мәкаләдә закон-хокукый актларның гамәли кулланылышы карала һәм аларны куллануның икелелеге исбатлана. Тикшерүнең максаты – Россия суд практикасында төп юнәлешләрне билгеләү өчен каршылыкларны ачыклау һәм билгеләү. Бу гамәлдәге тариф законнарына үзгәрешләр һәм төгәллекләр кертү өчен кирәк. Тикшеренүдә аналитик, статистик һәм тасвирлау ысуллары кулланылган.
Үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә авторлар Россиядә кулланыла торган закон актлары билгеле бер бәхәсле ситуациядә ике төрле аңлатыла, бу аларны детальләштерү һәм төзәтү ярдәмендә төгәлләүгә китерә, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Билгеләнгән теманы өйрәнү нәтиҗәләре буенча авторлар гамәлдәге федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча инициативалар тәкъдим иттеләр.
Мәкаләнең тулы варианты белән монда танышырга мөмкин.