Александр Груничев Kazan Digital Week-2023 халыкара форумында катнашты

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Александр Груничев Kazan Digital Week-2023 халыкара форумында һәм DigitalSkills-2023 Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында катнашты, ул Казанда 20-23 сентябрьдә онлайн һәм офлайн форматларда уза.

Форумның миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, РФ халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итү.

Оештыру комитеты составына Алексей Песошин, ТР вице-премьеры — ТР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР цифр министры Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов керде. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры җитәкли.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, РФ транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

Ачылу тантанасыннан соң ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев коллектив белән Kazan Digital Week-2023 тармак күргәзмәсе белән танышты. Экспозициядә югары технологияле эшләнмәләр, программа-аппарат комплекслары, программа тәэминаты, 10 тематик юнәлеш буенча 138 стендта 216 компаниядән техника һәм җиһазларның гамәлдәге үрнәкләре тәкъдим ителгән иде.

Тулырак мәгълүмат  форум сайтында урнаштырылган.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International