Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга концессия килешүләре буенча коммуналь инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чараны ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ачты.
Докладлар белән чыгыш ясадылар:
Киңәшмәдә концессия килешүен төзү шартлары, килешүгә документлар тапшырганда еш җибәрелә торган хаталар, шулай ук концессия килешүен төзү өчен документлар әзерләгәндә барлыкка килә торган проблемалар һәм башка күп нәрсәләр каралды. Барлык катнашучылар да фикер алышу темасының мөһимлеген билгеләп үттеләр, актив рәвештә сораулар бирделәр. Якын арада алынган сорауларга җаваплар «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында урнаштырылачак.
Чара ахырында муниципаль милектә булган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына карата концессия килешүе төзү хокукына конкурс документациясен әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Павлов Олег Николаевич ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Фоторепортаж