ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
 
Торак-коммуналь өлкәнең торышы бүген халыкны борчый торган иң актуаль мәсьәлә. Халыктан алына торган мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы нәкъ менә шушы өлкәгә кагыла. Бүген әлеге мәсьәлә республика парламентында чираттагы мәртәбә каралды. Парламент тыңлаулары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестицион мохитне яхшырту буенча РФ Хөкүмәте стратегиясен гамәлгә ашыру чараларына багышланган иде. Парламент тыңлаулары ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр, һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты, Хөкүмәт, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнашында узды.

7
март, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының     тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
12 февральдә “Россия чаңгы юлы – 2012” XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында Казанда «Татарстан чаңгы юлы – 2012» Республика массакүләм чаңгы ярышының шәһәр этабы узды.

31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда  тарифлар  билгеләгәндә  хезмәт  күрсәтү  оешмаларының  чыгымнары нигезлелек  ягыннан  тикшерелеп  кенә  раслагана. ТР  Тарифлар  буенча  дәүләт  комитеты  2012 елга  45  юнәлештә  тарифлар  раслаганда  оешмалар  тәкъдим  иткәннән  барлыгы  14 млрд. 602 млн.  сумны  янга  калдыра  алган,  ягъни  оешмалар  тарифларны  шуның  кадәр  суммага югарырак  билгеләүне  тәкъдим  иткән  булган.

19
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Күрсәтелгән  хезмәтләргә  түләү  кәгазьләрендә  гыйнвардан  июньгә кадәр арада  тарифлар  буенча  нинди дә булса үзгәрешләр, шулай ук яңа төр түләүләр барлыкка килергә тиеш түгел, дип кисәтә ТР тарифлар буенча комитеты башлыгы Рәүзил Хаҗиев.


17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шул хакта игълан итте. ТРда гражданнарны транспорт хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү турындагы сөйләшүдә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев, ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов һ.б. рәсми затлар катнашты.


23
декабрь, 2011 ел
җомга

Яңа ел якынлашуга Россия халкын ике сорау борчый. Аның беренчесе: "Бәйрәм табынына нинди нигъмәт куярга?" – булса, икенчесе: "Торак-коммуналь түләүләр күпмегә күтәрелер?" Кичә Дәүләт Советы сессиясендә шуның соңгысына Татарстан Республикасының Тарифлар комитеты рәисе Рәүзәл Хаҗиев безнең җәмгыять шартларында мөмкин булганча тулы җавап бирергә тырышты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International