Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрдә дә транспорт карталарын гамәлгә кертү ниятләнә

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
 

Халыктан алынган күп санлы мөрәҗәгатьләрдән соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә быел 12 гыйнвар көнне уздырылган киңәшмәдә Татарстанда пассажир транспортында барган өчен ташламалардан файдаланучылар мәсьәләсе каралып, аның нәтиҗәсендә, 13 гыйнварда кабул ителгән ТР Министрлар Кабинетының 16 нчы күрсәтмәсе белән Хөкүмәтнең былтыр 19 декабрьдагы 1017 һәм 1018 нче күрсәтмәләре (аларда ташламалардан файдаланучылар бердәм айлык социаль юл йөрү билеты һәм транспорт картасы белән аена 30га кадәр тапкыр гына барырга хокуклы булуы әйтелә) үзенең көчен югалткан дип танылды һәм ташламалардан файдаланучыларга республика территориясендә җәмәгать транспортында барган өчен салынган лимит бетерелде.

Шулай итеп, Казанда гражданнар транспорт картасы белән җәмәгать транспортында теләгән кадәр, ягъни лимитсыз бара ала. Татарстан территориясендә, 30 тапкыр бару хокукы биреп элек таратылган бердәм социаль юл йөрү (проездной) билеты (ЕСПБ) талоннары һәм аның хуҗасының ташламадан файдалануга хокуклы булуын раслаган документ күрсәтеп, гыйнвар азагына кадәр лимитсыз йөреп була, ә андый талонны кондуктор белән йөртүче алып калырга тиеш түгел. Аннары 1 февральдан ташламачыларга бердәм социаль юл йөрү билетының яңасы бирелә – 20 гыйнварга кадәр муниципаль берәмлекләргә аларны әзерләп тарату планлаштырылган. Быел I кварталда республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрендә дә Казандагы сыман транспорт карталарын гамәлгә кертү ниятләнә. Пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиеләр ташламачыларга хезмәт күрсәткәндә 1,006 млрд. сум керем югалта. Чыгымнар исә республика бюджетыннан компенсацияләнәчәк. 

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шул хакта игълан итте. ТРда гражданнарны транспорт хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү турындагы сөйләшүдә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев, ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов һ.б. рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International