Яңа ел якынлашуга Россия халкын ике сорау борчый. Аның беренчесе: "Бәйрәм табынына нинди нигъмәт куярга?" – булса, икенчесе: "Торак-коммуналь түләүләр күпмегә күтәрелер?" Кичә Дәүләт Советы сессиясендә шуның соңгысына Татарстан Республикасының Тарифлар комитеты рәисе Рәүзәл Хаҗиев безнең җәмгыять шартларында мөмкин булганча тулы җавап бирергә тырышты.
Алдан ук әйтеп куйыйк: депутатлар, аның Хөкүмәт сәгатендәге нотыгыннан үтә канәгать калып, соңгы елларда торак-коммуналь тарифлар турында болай ачыктан-ачык сөйләгән һәм чынбарлыкны ничек бар, шулай ачып биргәннәре юк иде әле, дигән фикердә калдылар. Моның сәбәбе комитетның яңа җитәкчесе аек акыллы кеше булуда гына түгел. Ул, иң беренче нәүбәттә, быел халыкның фатир өчен түләүләрнең югары һәм дәлилләнмәгән булуына ачыктан-ачык канәгатьсезлек күрсәтүенә бәйле. Марттагы Россия Президенты сайлаулары алдыннан андый дулкынлануның хакимияткә һич кирәге юк. Шуңа күрә 2012 елда коммуналь түләүләрне күтәрү, башка еллардагы кебек үк, ике мәртәбә үткәрелсә дә, моңа кадәрге тәҗрибәдән аермалы буларак, алар икесе дә елның икенче яртысына калдырылган. Замана теле белән әйтсәк, безнең кесәдәге акчаны каеруның беренче "траншы" 1 июльгә билгеләнсә, икенчесе сентябрьгә тәгаенләнә.
Рәүзәл әфәнденең сүзләренә караганда, бүгенге көндә торак-коммуналь бәяләрнең нигезен газ (31 процент), энергия (11), кайнар су (9), салкын су (8), торакка хезмәт күрсәтү (33 процент) хаклары тәшкил итә. Шуларның алдагы дүртесен, Федераль тариф хезмәте раслаган саннардан чыгып, республиканың Тарифлар комитеты билгеләсә, соңгысы тулысы белән торак милекчеләре һәм муниципаль органнарның ихтыярыннан тора. Димәк, бу четерекле мәсьәләдә үтәкүренмәлелек һәм гаделлек булдыру халыкның үз бурычы. Югары хакимият исә, елдагыча, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне, күп дигәндә, 15 проценттан арттырмауны таләп итә. Шул "изге" теләккә буйсынып, 2012 елда халыкка газ бәясен бары бер тапкыр һәм хәзерге 3 сум 49 тиеннән 4 сум 1 тиенгә кадәр күтәрергә булганнар. Бу үсеш – нәкъ Хөкүмәт тәгаенләгәнчә, ягъни 15 процент. Ә менә электр энергиясе ул кадәр үк "тешләшмәячәк". Аның өчен шәһәрдә яшәүчеләр хәзерге 2 сум 43 тиен урынына 2 сум 57 тиен, ә авыл халкы 1 сум 70 тиен урынына 1 сум 80 тиен түләп барачак. Арту бер генә тапкыр булып, анысы да 5,7 проценттан узмый, дип раслый комитет җитәкчесе.
Җылы өчен түләү – шәһәрләрдә яшәүчеләрнең иң авырткан урыны. Кайбер инвесторлар җылылык-энергия үзәкләрен (ТЭЦ) үз кулларына алганнан соң, ул тирәдә көн күрүче җылылык өчен югары бәя куеп, халыкны дулкынландырып алганнар иде. Шуңа күрә хакимият аралаштырып түләү, ягъни халык кулланган җылылык хакын сәнәгать предприятиеләре өстенә салудан баш тартуны кичектереп торырга булган. Ул мәсьәләгә, биш ел эчендә тормыш хәле авыр булганнарның тулы исемлеген булдырып, аларга субсидия түләүне хәл иткәннән соң гына әйләнеп кайтачаклар.
Әлегә Тарифлар комитеты җылы өчен түләүне 9,7 проценка (1 июльдән – 6, ә 1 сентябрьдән – 3,7 процентка) арттырып тору белән чикләнә: "Таттеплосбыт" аның бер гигакалориясен 622,5 сумга сатачак.
Шушы юлларны язганда Габишево бистәсендә яшәүче журналист Фәния Хуҗиәхмәтова: "Биредәге шәхси йортларга су исәпләгечләр куярга кушалар. Исәпләп тотасы булгач, бакчага да, ишегалдына да су сиптереп булмый дигән сүз. Бу чынмы икән?" – дип шалтыратты. Хөкүмәт сәгатендә сөйләгәннәрне ишетеп торган диярсең. Тарифлар комитеты рәисе сөйләгәннән чыгып фаразлаганда, әлеге хәбәр дә дөрескә чыгар сыман. 2012 елның июленнән су бәясе 6 процентка күтәрелеп, 1 куб метр өчен 19,3 сум түли башласак, 1 сентябрьдән ул сумма тагын 5,6 процентка үсәчәк һәм инде 20,9 сум тәшкил итәчәк. Әгәр күп кеше яшәгән шәһәрләрдә суның уртача бәясе шушы хакка җитә икән, чыгымнарны күтәрүче халкы азрак булган авыл өчен аның бәясе тагын да югарырак килеп чыгуы бик ихтимал. Шуңа өстәп, хәзер алардагы су белән тәэмин итү чыганаклары, артезиан һәм башка төр коеларның шәхси кулларга күчеп баруын да истән чыгармаска кирәк. Белүебезчә, гомуми милектән аермалы буларак, шәхси милекнең бөртеге дә, бу очракта тамчысы да исәптә тора. Рәүзәл Хаҗиев җитәкчелегендәге тарифлар хезмәте хезмәткәрләре исәпләп чыгарганча, Татарстанда 1 квадрат метр торакка коммуналь хезмәтләр күрсәтү 2011 елда 59,56 сумга төшкән. Алдагы елда аның күпме булачагын Тарифлар комитеты сайтына эленгән мәгълүматлардан чыгып, һәркем үзе чамалый ала. Кызганыч, депутат Фәйрүзә Мостафинаның ул хакта соравы һәм торак өчен түләүнең хезмәт хакындагы өлеше белән кызыксынуы җавапсыз калды. Күрәсең, хакимият әлегә хезмәт хакының, торак-комуналь хезмәтләр өчен түләүләр кебек үк, елдан-ел тотрыклы һәм шактый югары тизлектә үсүен вәгъдә итә алмый.
23.12.2011 №254-255 (26713-26714)