2017 елның 19 октябрендә Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия МФХнең "Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләр раслау турында" 29.08.2017 № 1135/17 боерыгы теркәлде. Аталган боерык 2017 елның 20 октябрендә хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгарылды.
24 октябрьдә Казанның Яңа Савин районындагы йортларның кайберләрендә су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу хәл ике суүткәргечне тоташтыру эшләренә бәйле.
Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин "2017 елда тарифларны җайга салу һәм 2018-2025 елларга дәүләти җайга салу органнарының бурычлары" семинар-киңәшмәсендә монополиягә каршы хезмәтнең тарифларны җайга салу буенча яңа закон базасы булдыру өлешендәге эше хакында сөйләде.
2017 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата чираттагы аттестацияләү узды.
18 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанда Моторная урамы өлешчә ябык булачак. Хәрәкәт өлеше Братская урамыннан "Әмәт тавы" метро станциясенә кадәр чикләнәчәк.
18 октябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда һәм биналарда ут сүндереләчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Сәүдә заллары турында мәгълүмат урнаштыру турында" 12.10.2017 № 1-28/2872 хаты белән даруханә оешмалары тарафыннан кулланучыларга Россия Федерациясе территориясендә гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына (алга таба – әһәмиятле дару препаратлары) ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән раслана торган бәяләрне дәүләти җайга салуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында дөрес итеп һәм үз вакытында хәбәр итү зарурлыгы турында хәбәр итә.
13 октябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясының 1 өлеше нигезендә I-IV классына караучы куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек лицензияле булып санала. I-IV классына караучы куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне лицензияләү "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.