13 октябрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Яшел урамы, 1, 2, 11.
8.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Восстание ур., 36; Гагарин ур., 83, 83а, 85, 87; Енисейская ур., 4, 7а; Тунаков ур., 64, 66, 68; Фурманов ур., 25, 27.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адресларда ут булмаячак: Адоратский ур., 28, 28а (№393 балалар бакчасы), 30.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет райоының Большие Клыки поселогында яшәүчеләр (Октябрь ур., 2-54) һәм Карьер халкы (1 нче Югары, 2 нче Югары, Карьер урамнары, 2в, 2г, 2д, 2ж, 2з; Переселенческая, Комлы, Авыш, Җиләкле урамнары) уттан мәхрүм булачак.
Моннан тыш, Казанның Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналары да электрдан өзеләчәк.
Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.
http://www.kzn.ru/news/61307-13-oktyabrya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta