Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясының 1 өлеше нигезендә I-IV классына караучы куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек лицензияле булып санала. I-IV классына караучы куркыныч калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне лицензияләү "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек башкаруга лицензиянең булмавы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче җайга салынулы оешмалар өчен тарифлар билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тора.
Мәгълүмат хат ( http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1125655.pdf )