18 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанда Моторная урамы өлешчә ябык булачак. Хәрәкәт өлеше Братская урамыннан "Әмәт тавы" метро станциясенә кадәр чикләнәчәк.
Юлны ябу эшләре машиналар йөри торган өлешне капиталь төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.
http://www.kzn.ru/news/61378-s-18-oktyabrya-v-kazani-budet-ogranicheno-dvizhenie-po-ulmotornaya