Россиянең МФХ тарифлар өлкәсендә бердәм закон архитектурасын булдырачак
Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин "2017 елда тарифларны җайга салу һәм 2018-2025 елларга дәүләти җайга салу органнарының бурычлары" семинар-киңәшмәсендә монополиягә каршы хезмәтнең тарифларны җайга салу буенча яңа закон базасы булдыру өлешендәге эше хакында сөйләде.
"Тарифлар системасындагы проблемаларның берсе – бәя хасил итү өлкәсендә бердәм закон архитектурасының булмавы. Нәтиҗәдә барча юридик конструкция төрле принципларга һәм таләпләргә ия булган аерым законнарда һәм закон актларында төзелә, бу исә оешмаларны һәм аларның хезмәтләреннән файдаланучыларны җайга салучы өчен хокукый билгесезлек китереп чыгара", – дип билгеләде Анатолий Голомолзин.
"Көндәшлекне яклау турында Законга база төшенчәләрен кертергә һәм табигый монополияләрне җайга салуның төп принципларын күрсәтергә кирәк. Базарны анализлау нигезендә законда билгеләнгән өлкәләрдә табигый монополия субъектларының кем булуын ачыкларга, тарифларны җайга салуны кертергә, үзгәртергә яисә туктатырга кирәк. Россия ФМХ тарафыннан эшләнүче бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу нигезләре турындагы законда тарифларны билгеләү буенча принциплар һәм методлар, шулай ук процессуаль нормалар унификацияләнәчәк", – диде МФХ башлыгы урынбасары.
Моннан тыш, ул тарифларны җайга салу буенча "санга төшенү" һәм карарлар кабул итү процессын мәгълүматлаштыру турында сөйләде. "Мәгълүмати ачыклык җайга салуның әһәмиятле элементына әвереләчәк. Тарифларны билгеләү эше электрон формага күчерелергә тиеш. Кызыксынган затлар (кулланучылар, экспертлар, җәмәгатьчелек) заявкалар килүдән башлап, тарифлар буенча карарлар кабул ителгәнчегә кадәр барлык этапларда да мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш", – диде Анатолий Голомолзин.
Структурадагы үзгәртеп коруларага килгәндә, хезмәт башлыгы урынбасары әйтеп узганча, электр энергетикасында, газ һәм транспорт өлкәсендә стандарт реформалар җыелмасы бар, аларда, шул исәптән эшчәнлек төрләренә бүлүне дә кертеп, табигый монополияләрнең тарифларын җайга салу һәм аларга үтемлелекне тәэмин итү, көндәшле өлкәләрдә эшләүче оешмаларны хосусыйлаштыру һ.б. каралган.
"Болар белән берлектә, базарларның коммерция инфраструктурасын булдыру кебек әһәмиятле мәсьәләләргә аз игътибар бирелә. Шартнамә мөнәсәбәтләре системасын үстерергә, коммерция структурасындагы (базар советы, биржа комитеты кебек һ.б.) оешмаларны булдырырга кирәк, шулай ук эшкуарлык һәм экспертлык бергәлелеге белән берлектә товар базарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү дә зарур, дип саный Анатолий Голомолзин.
ТЭК буенча президент комиссиясе карарлары нигезендә үткәрелә торган структур реформалар кысасында нефтьнең, нефть продуктларының, табигый газның биржа базарлары барлыкка килә. Шул ук вакытта гадәти табигый монополияләренең яңа статуска ия булуы әһәмиятле. Оештырылган сатулар турындагы законнар нигезендә Транснефть, бердәм җиткерүләр базисында көндәшлекле сатуларны тәэмин итеп, товар җиткерүче оператор статусына ия булды. Газны биржада сатуны тәэмин итү кысаларында ГазпромГазПоставка башта танспортлаштыручыны оештыручы статусын алса, хәзерге вакытта – товар җиткерүче оператор статусында. РФ Президенты тарафыннан расланучы көндәшлекне үстерү буенча илкүләм план кысаларында алга таба булачак структур реформаларны тизләтергә мөмкин, аның проекты хакында хәзерге вакытта фикер алышына", – дип хәбәр итте Анатолий Голомолзин.
https://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=52154
Фото: Рамиль Ситдиков / РИА Новости