Иртәгә, 16 майда, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Арча муниципаль районына барачак, анда гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре спартакиадасын уздыру кысаларында 2023 елның 13 маенда Казан шәһәренең үзәк стадионында 4*100 м эстафета йөгереше буенча ярыш узды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтте.
«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе тарафыннан халык арасында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру үткәрелә.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
15 майга кадәр #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гариза бирергә өлгерегез.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының кадастр эшләренең бәясен дәүләти җайга салу һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукциягә өстәмә бәяләрне дәүләти җайга салу мәсьәләләренә багышланган квартал коллегиясе беркетмәсен үтәү кысаларында, Дәүләт комитеты «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, шулай ук 9 нчы гимназиягә һәм 161 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенә барды.
«Тарифлар – балалар күзлегеннән» конкурсының иң яхшы эше өчен тавыш бирү башланды!!!
«Водоканал» МУП инвестиция программасы чараларының үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай, Ямашев һәм Гадел Кутуй урамнарындагы объектларда булдылар.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
«Платформа» ҖЧҖ җайга салына торган оешмалар өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифны исәпләү буенча CALC.TARIFF.IND.TKO (v4.3) шаблонын тутыру буенча вебинар үткәрде.