ТР муниципаль районнарында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итүләр турында

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 16 майда, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Арча муниципаль районына барачак, анда гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.

Кабул итүгә Арча муниципаль районы Башкарма комитетында (84366) 3-14-33 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин: (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнарны чираттагы мәртәбә кабул итүләр түбәндәгечә узачак:

  • 2023 елның 23 маенда – гражданнарны Буа муниципаль районында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина кабул итәчәк;
  • 2023 елның 25 маенда  – гражданнарны Кама Тамагы муниципаль районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников кабул итәчәк.

Район Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез. +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International