Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта Алабуга районы предприятиесе – «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ һәм Кама Тамагы районы оешмалары: «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «УЮТ» МУП һәм «Төзекләндерү» ҖЧҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Киңәшмәдә баланс комиссияләре утырышлары өчен дә, тарифларны билгеләү турында тәкъдим биргәндә дә документларны дөрес тутыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук оешмаларның инфраструктура реестрына үз вакытында үзгәрешләр кертү кирәклегенә дә игътибар иттеләр.