«Водоканал» МУП инвестиция программасы чараларының үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай, Ямашев һәм Гадел Кутуй урамнарындагы объектларда булдылар.
Өченче Төньяк коллекторны реконструкцияләү кысаларында тикшерү нәтиҗәләре буенча: Чистай урамында котлованның шпунт җайланмасын күмү, кабельле көч линияләрен чыгару һәм технологик коеларны монтажлау эшләре уздырыла; Ямашев белән Әмирхан урамнары киселешендә торбалар арасына махсус катнашма салу һәм искергән 200 мм торбаны 315 мм алмаштыру эшләре башкарыла.
Шулай ук Комитет хезмәткәрләре Гадел Кутуй урамында горизонталь юнәлешле бораулау эшләре барышы белән дә таныштылар. Тикшерү вакытында объектның әзерлеге 40% тәшкил итә иде.