Алабуга районы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.

Утырышта Алабуга районы предприятиеләре: «Инженерлык коммуникацияләре» ҖЧҖ, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Альгазтранс-Алабуга» ҖЧҖ, «КЭР-Генерация» ҖЧҖ, «Алабуга Соте» ААҖ һәм «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.

Киңәшмәдә җылылык, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен сатып алулар үткәрүгә төп таләпләр куелганын искәрттеләр. Бу, аерым алганда, мәгълүмати ачыклык; катнашучыларны дискриминацияләүнең һәм конкуренциянең нигезсез чикләүләренең булмавы; товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуга акчаларны максатчан һәм икътисадый яктан нәтиҗәле сарыф итү. Заказчыларга сатып алулар турында нигезләмәне эшләү һәм аны дәүләт сатып алулары буенча рәсми сайтта урнаштыру, шулай ук аны вакытында актуальләштерү бурычы йөкләнә.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International